Оедым ошбу Имамга

для сайта конкурс

2016 нчы ел Татарстанда Хәнәфи мәзхәбе елы!
“Азан” радиосы шушы уңайдан конкурс башлый! “Оедым ошбу Имамга”. Шөкер, һәр татар авылында бүген мәхәллә халкы намазга җыйнала. Ике һәм аннан да күбрәк мәчетле төбәкләр дә, заманында мәчетләре юкка чыгарылып, бүген шуны торгызу мәшәкате белән яшәүче авылларыбыз да бар. Уртаклык шунда: һәр авылның, төбәкнең абруйлы имамы бар. Әйдәгез әле, туган ягыгызның тарихи сәхифәләрен барлап, элеккеге имамнарны искә төшерик, бүген хак динебезне таратучы хәзрәтләребезне зурлыйк. Конкурсыбызга сезнең төбәкнең абруйлы хәлфәләре, имамнары, абыстайлары хакында хатлар көтәбез. Сез юллаган тарихи фактлар буенча махсус җыентык нәшер ителәчәк. Һәр катнашучы “Хозур” нәшрият йортыннан истәлекле бүләк алачак. Хатларны radioazan@mail.ru адресына көтәбез. Белешмәләр өчен телефон: 202-07-97