Хыял илем

25.02.2016 Радио в прозе 341 Комментариев пока нет

логотип

***

Төн, тынлык… йолдыз һәм ай… Минем йокы тагын качты.

Шулай итеп, хыял илемнең мин зур ишеген ачтым.

Эх! Рәхәт тә соң монда! Кояш балкый, саф һава…

Гөлләрем чәчәк аталар, ә кошлар оя кыра.

Әнә минем чишмә буе, ямь- яшел чирәм үсә,

Чәчләремне назлый-назлый, салмак кына җил исә.

Яшь талларда сандугачым моңлы җырларын көйли,

Ә чишмәкәй челтер-челтер миңа яңалык сөйли.

Сусавымны басар өчен шифу су авыз иттем,

Аяк киемемне салдым да, яланаяк мин киттем…

Чыктым бер киң болынга: монда җиләк,чәчәкләр!

Чирәм йомшак – мамык кебек! Һәм бик күп күбәләкләр!

Мин дә кулларымны җәйдем дә, очтым-очтым – йөгердем!

“Рәхмәт-рәхмәт, Тәңрем!” – диеп, бу тормышка сөендем.

Бер кечкенә сабый кебек бик озак уйнап чаптым,

Үзем көлдем һәм шаярдым, хәтта бераз мин ардым.

Сузлып яттым да чирәмгә, зәңгәр күккә күз салдым,

Шулчак, алсу битләремә нәни күз яше тамды.

Юк, юк, сагышымнан түгел! Чиксез, олы бәхеттән!

Мондый матурлыкны күрү – кадерлерәк тәхеттән!

Тагын юлга чыктым аннан, озак бардым, күпне күрдем.

Урман,далаларда йөрдем. Биек тауларга мендем.

Бар да шундый матур иде,ник булсын бер каралык!

Мондый табигатьне хәтта түгел күреп туярлык.

Кеше күңеле монда сафтыр: юк көнләшү, усаллык!

Бары сөю, олы хөрмәт, җаннарында яктылык.

Йөри-йөри ишек күрдем, әкрен генә ачылды:

“Сине көтә чынбарлык,” – дип китергә ашыктырды.

Китәм инде, нишлисең бит, сау булыгыз,хыяллар.

Күрешербез чынбарлыкта,бер килегез кунакка!

***

Намаз уку динебезнең  – иң мөһим бер нигезе.

 Көнгә биш кат намаз уку һәр кешегә тиешле.

Беренче намаз – Иртәнге. Ике рәкәгать анда.

Кояш зәвәлгә җитсә – укыла Өйлә намаз.

Аннан килә Икенде, шуны бел син,дускаем,

Бу намазларда булыр  – дүрт рәкәгатьләр саны.

Ә көн кичкә авышкач, югалгач күздән кояш,

Хуҗа була өч рәкәгатьтән торучы Ахшам намаз.

Инде көнне тәмам итеп, укы Ястү намазын.

Бу намазда – дүрт рәкәгать, берүк, онытма аны!

***

Намаз укыр алдыннан кирәк тәһарәт алу,

Бары тәһарәтле килеш намазын булыр кабул!

Әйдә,дустым, бергәләшеп өйрәник без тәртибен:

Иң элек, күңелең белән: ният алу тиешле.

Башта юарга кирәк өч кат һәрбер кулыңны,

Аннан  чайкарга онытма  авыз белән борынны.

Шуннан битләрне юабыз, терсәккәчә кулларны,

                                    Сулап сертеп алачакбыз баш, колак һәм муенны.

Тәмам итеп ю син, дускай, өч кат аякларыңны,

Күрәсеңме,бик тә җиңел тәһарәтле булуы!

***

Кызыкмыйм мин байлыкка,

Чит илләрне күрергә.

Тик бер теләк: таңнан торып,

Сәхәр ашыйсым килә!

Сәләмәтлек бирсен Ходай

Һәм тынычлык күңелгә!

Гомерем читкә җиткәнче,

Намаз укыйсым килә!

Күңелемнең нечкәлегеннән

Сүз әйтмимен, көлсеннәр.

Минем бары елый-елый

Дога кыласым килә!

Рәхмәтемнең чиге юктыр

Ходай биргән бәхеткә!

Иман нурын сүндермичә

Гомер итәсем килә!

 

Автор: Лейсан Миназова


Комментировать

Оставьте первый комментарий!