Татарстан Президенты Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты

19.05.2017 Новости 9 Комментариев пока нет

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммит кысаларында беренче тапкыр оештырылган Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Корстон”да оештырылган экспозицияне карар алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше, хәләл ризык җитештерүче предприятиеләрнең эше һәм алга таба булган планнар турында сөйләгән.

Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән булган 50ләп җитештерүче: Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Самара һәм Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм башка төбәкләрдән катнашучылар була. Чит ил фирмалары, шул исәптән төрек компанияләре дә товарларын тәкъдим итә.

Азык-төлектән тыш, биредә кием-салым, косметика, балалар уенчыклары да куелган. Аерым стендлар туризм һәм медицинага багышланган.

Татарстан Президентын вице-премьер урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов озатып йөри.

http://tatar-inform.tatar


Комментировать

Оставьте первый комментарий!