НӘЗАРӘТ ВӘКИЛЛӘРЕ БИШЕНЧЕ ТӨЗӘТҮ КОЛОНИЯСЕНДӘ БУЛДЫ

09.08.2017 Новости 16 Комментариев пока нет

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Марсель Миргалиев Яшел Үзән районындагы бишенче төзәтү колониясендә булды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тоткыннар белән очрашу төзәтү колониясендә эшли торган мәчеттә башланып китте. Дин әһелләре белән аралашырга ислам дине гыйбадәтләрен үтәүчеләр җыелды. Хөкем ителгәннәр, кунаклар алып килгән тәм-томнарны авыз итеп, чәй өстәле янында үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде, хәзрәтләрнең фикерләре белән кызыксынды. Сөйләшү барышында Корбан гаетенә әзерлек алып бару, гает намазын үткәрү, корбан ите белән тәэмин итү хакында да әйтелде.

Форсаттан файдаланып, нәзарәт вәкилләре шулай ук колониянең җитештерү өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышты, колония хәзмәткәрләре һәм башка тоткыннар белән аралашты.

Мәгълүм булганча, Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Колониягә тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш алып барыла. Яшел Үзән районындагы бишенче төзәтү колониясенә дә атнаның һәр чәршәмбесендә, имам Ленар хәзрәт Сәләхов килеп, дәресләр үткәрә һәм тоткыннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирә, диелә хәбәрдә.


Комментировать

Оставьте первый комментарий!