Бүген студиябездә алып баручы шәхес Илфак Шиһапов булды.

Бүген студиябездә күп кенә юнәлештә эшчәнлек алып баручы шәхес Илфак Шиһапов булды. Безгә аның тарих өлкәсендәге хезмәте кызык иде. Казан алынганнан соң татар халкының яшәеше, дин тоту мөмкинчелеге һәм үзбилгеләнүгә омтылыш хакында сөйләштек.     ВконтактеFacebook

Хаҗга – велосипедта.

Изге Мәккә-Мәдинәгә борынгы Болгардан велосипедта юл алган Булат Насыйбуллин “Азан” радиосының “Гамьле әңгәмә” тапшыруында хаҗ сәфәренә барганда очраган кызыклы вакыйгалар, авырлыкларны ничек җиңеп чыгулары турында сөйләде.     ВконтактеFacebook

Ранис Вахитов: “Без хаҗ югары дәрәҗәдә узсын өчен тырышабыз”.

“Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең Хаҗ” рәсми операторы җитәкчесе Ранис Вахитов “Азан” радиосының туры эфирында 2017 елгы хаҗга инде былтырдан ук әзерләнә башлаулары, “Эконом” һәм “Комфорт” программаларының нәрсә белән аерылуы, быел Мәккәгә барырга җыенучыларны нинди яңалыклар көтүе турында сөйләп китте.     ВконтактеFacebook

Динар Шәймәрданов: “Дини җырга игътибар арта”.

Халкыбызның мөнәҗәтләр башкару тарихы бик бай. Гөлзадә Сафиуллина, Миңгол Галиев кебек мәшһүр шәхесләребезгә лаеклы алмаш үсеп килә. Дини бәйрәм-кичәләрне читтән чакырылган “йолдыз”ларсыз да үз егетләребез белән лаеклы дәрәҗәдә үткәрә алабыз. Яңа буынның популярлашып килүче бер вәкиле – дини җырлар башкаручы Динар Шәймәрданов “Азан” радиосында кунакта …..

“Азан” радиосының “Гамьле әңгәмә” тапшыруында кунакта – “Татарстан китап нәшрияты”.

“Азан” радиосының “Гамьле әңгәмә” тапшыруында кунакта – “Татарстан китап нәшрияты”. Балалар һәм үсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова белән мирас һәм сәнгать редакциясе мөдире Венера Камалиева яңа чыккан китаплар турында әйтте, 2017 елга планнар белән уртаклашты, балаларда китапка мәхәббәтне ничек тәрбияләргә икәнен сөйләде, электрон аралашу …..

Студиябезнең кунагы Мәрҗәни мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

Бүген – күренекле галим, дин әһеле Шихабетдин Мәрҗәни туган көндә, студиябезнең кунагы Мәрҗәни мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов. Мәрҗәни мәчете алып бара торган эшчәнлек яктыртылды, четерекле сорауларга җаваплар алынды.     ВконтактеFacebook

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов “Гамьле әңгәмә” тапшыруында.

 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәчкесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов “Гамьле әңгәмә” тапшыруында Берләшкән гарәп әмирлекләренә иҗади сәфәрләре, чит илләрдә татар мәдәниятен ничек кабул итүләре һәм һәр кешенең үз милләте, үз дине өчен тырыш …..

Яшьләр Болгарга җыена.

Гыйнвар ахырында Олуг Болгар җирлеге янә мөселман яшьләрен үз канаты астына алачак. Биредә “Коръән мәктәбе” эшли башлаячак. Әлеге чара хакында тәфсилләбрәк ТР ДН яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова “Азан” радиосының “Гамле әңгәмә” тапшыруында сөйләде.     ВконтактеFacebook

Наилә ханым Җиһаншина “Азан” радиосының туры эфирында.

Россия мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә ханым Җиһаншина “Азан” радиосының туры эфирында 17 декабрьдә Казанда узачак мөселман киемнәре конкурсына чакырды, Страсбургка сәфәреннән тәэсирләре белән уртаклашты һәм тормыш дилбегәсе кем кулында икәненә карата үз фикерен җиткерде.     ВконтактеFacebook

“Азан” радиосының туры эфирында Шамил хәзрәт Вәлиуллин һәм Лилия Сәләхетдинова.

“Азан” радиосының туры эфирында Буаның “Хаҗилар” мәчете имамы, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Шамил хәзрәт Вәлиуллин һәм шагыйрә, “Ярдәм” тернкәкләндерү үзәге вице-президенты ярдәмчесе, “Бер-беребезгә булышыйк” проекты кураторы Лилия Сәләхетдинова белән реабилитация курсларының барышы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында әңгәмә кордык.     ВконтактеFacebook