“Россия – ислам дөньясы” форумы зур дини чараларның дәвамы

26.05.2016 Новости Комментариев пока нет

Кичә Казанда “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме утырышы ачылды.

Россия Якын һәм Урта Көнчыгышның 30 иленннән җыелган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Россия белгечләре белән бергә халыкара мөнәсәбәтләрнең аеруча кискен, аерым алганда, экстремизмга каршы көрәш проблемаларын хәл итү турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән төркем утырышында төп басым быел Татарстанның мәдәниятара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау тәҗрибәсен күрсәтүгә ясалачак.

Төркем утырышы делегатлары арасында күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дин әһелләре, шулай ук элеккеге ил башлыклары һәм бизнесменнар бар. Чарада Россиядән РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФ тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башкалар бар.

Татарстанга сәфәр кысаларында Стратегик күзаллау төркеме катнашучылары Россия мөселманнарының дини башкаласы Болгар шәһәрендә булачак, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында утырыш көтелә. Казан ратушасында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә пленар утырыш ниятләнгән, аның нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк. Стратегик күзалау төркеме эшенең соңгы көнендә делегатлар Сабан туе бәйрәмендә катнаша ала.

Стратегик күзалау төркеме 2006 елда оештырылды. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин төркем рәисе вазифаларын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Татарстан Президенты рәислегендә беренче утырыш 2015 елның июнь аенда яңартылган форматта узды. Аның эшендә РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Ийяд Әмин Мәдәни, ислам илләренең дәүләт һәм дин эшлеклеләре катнашты дип хәбәр итте “Татар-информ”.


Добавить комментарий